Танкеевкада Авыл көне узды
Авыл халкы бәйрәмне концерт һәм гармунга кушылып халык җырлары белән билгеләп үтте.
Танкеевка авылында Авыл көне узды.
Концертны күптән түгел капиталь ремонт ясалган авыл клубында оештырдылар.
"Клубны ремонтлаулары бик яхшы! Хәзер безгә дә бәйрәмнәр үткәрергә урын бар, яшьләр дә кичләрен җыела», - дип сөенә авыл халкы.
Башта җирле үзешчәннәр көче белән оештырылган концерт булды, аннары халык авыл урамнары буйлап гармунга кушылып җырлап йөрде.
Барысы бергә дәртле халык җырларын башкардылар.
Ә аннан соң мәктәп янында чәй эчеп, барысын да бәйрәм торты белән сыйладылар.
"Бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә – Алексей Матвеев, Антон Бакиров, Николай Кудрин Николай, Николай Тихонов, Иван Краснов Иван, Любовь Шемуратова һәм Румия Насретдиновага бик зур рәхмәт. Алардан башка бәйрәм килеп чыкмас иде", – ди авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев