Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Таләпләр кырысланды

Бу елның июненнән башлап "Россия Федерациясенең аерым закон актларына иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләргә карата административ күзәтчелек мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон эшли башлады.

Прокурор урынбасары Фаил Гайсин аңлатуынча, әлеге закон нигезендә, административ күзәтчелек урнаштырылган кешеләрнең категориясе киңәйтелде, шулай ук "кайда булу урыны" дигән төшенчә кертелде. Икенче төрле әйткәндә, бу кешеләрне җинаять җаваплылыгына тарту өчен нигез булырлык сәбәпләр исемлеге арттырылды.
Үзгәрешләр РФ Җинаятьләр Кодексының 314.1нче маддәсенә кертелде. Әлеге маддә административ күзәтчелектән баш тарткан өчен яки суд тарафыннан билгеләнгән чикләү яки чикләүләрне үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартуны күздә тота.
Әлеге маддә нигезендә шулай ук күзәтү астына алынган кешенең административ күзәтчелектән баш тарту максаты белән яшәү яки килү урыныннан рөхсәтсез китеп барганы өчен дә җаваплылыкка тартырга була. Биредә сүз яшәү урынын калдырып китү турында бара.
Моннан тыш, административ күзәтчелеккә алынган кешегә карата суд тарафыннан закон нигезендә билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгән өчен дә өстәмә җаваплылык каралган. Бу, мәсәлән, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, идарә итүне исерек кешегә тапшыру, алкоголь куллануны ачыклау өчен медицина тикшерүе үтүдән баш тартуга кагыла.
Бу үзгәрешләр агымдагы елның 30 июленнән үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев