Такта куярга кирәк!
Әле шушы көннәрдә генә бакыйлыкка күчкән Йосыф абый Закировны әйбәт белә идем.
Пачулга баргач (безнең якта Йолдыз поселогын шулай атыйлар) өйләренә дә сугылып чыгарга туры килгәләде. Һәрчак ачык йөзле, шат күңелле, бик кунакчыл кеше иде ул. Беркайчан чәй эчермичә җибәрмәде. Дамирә апаның бәлешеннән авыз итәргә дә туры килде.
Йосыф абый кешегә ачу сакламады, эчендәгесе гел тышында булды. Дөрес, күңеле тулган чакларында бераз ярсыбрак китә торган гадәте барлыгын да хәтерлим. Әмма озакка түгел, шунда ук, кем әйтмешли, кире кайтып төшә иде. Ул күбрәк агач эшен яратты, әле Пачулда балта осталары бригадасы белән дә җитәкчелек итте. Сандык кебек йортлар, производство биналарын күп төзергә туры килде наным, дип сөйләгәне булды.
Берзаман үз хуҗалыгын күрсәтеп йөри бу миңа. Ишегалдысы зур, чиста, җирдә бер салам кисәге дә күрмәссең. Койма ярыгыннан гына бакчасына күз салдым. Ник бер чүп үләне булсын шунда! Йосыф абый лапасын да күрсәтеп чыкты. Сыер ята торган идәннең чисталыгын күреп таң калдым. Менә бит дим, тырыш кешенең лапас идәне дә ялт итеп тора. Аннары мунча ишеген ачып җибәрде. Дөресен әйтим, моңарчы мондый мунчаны беркайда күргәнем булмады. Аның зурлыгын, иркенлеген белсәгез икән! Җигүле ат белән борылып чыгарлык. Эчендәге чисталык хастаханәнең процедура кабинетыннан һич ким түгел.
–Наным, бу мунчаның стенасына такта куярлык! – ди Йосыф абый.
Мин берни аңышмыйча аңа күтәрелеп карадым.
–Стенасы болай да тышлаган бит...
–Истәлек тактасы, дип әйтмәкче идем, истәлек тактасы...
–Танылып, тарихта үзләреннән якты эз калдырган кешеләр яшәгән йортка гына куялар бит андый истәлек билгесен Йосыф абый, ¬-- дим.
–Анысын дөрес әйтәсең инде дә, ну, малай, минем мунча да андый йорттан ким түгел! Заманында Яңа Рәҗәп мәктәбенең “Кече Артек” лагеры гөрләп торды бит. Татарстанның бик күп районнарыннан килеп семинарлар, төрле фестиваль-конкурслар оештырып бетерделәр. Безнең якларның матур табигатен язучы-шагыйрьләр, җырчылар, сәнгать әһелләре дә үз итте. Казаннан берәр кунак-мазар килергә булса, Әнвәр абыегыз гел кызу итеп мунча ягарга куша иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Гөлзада Сафиуллина, Габдулла Рәхимкулов, Фәннур Сафин, Җәүдәт Дәрзаман, Риф Гатауллин, Хәния Фәрхи, Гариф Ахунов, Марсель Галиев – санап бететерлек түгел – барысын да мунча керттем. Мәтрүшкәле себерке белән чабынып туймадылар, аркадан чәбәкләп рәхмәт әйтәләр иде бит...
Ни кызганыч, югарыда телгә алынган җырчылар, шагыйрь һәм язучыларның инде күбесе арабыздан китеп барды. Шулар белән кул биреп күрешүне һәм азмы-күпме булса да
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев