Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Табигатьне саклау буенча «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясенең көзге этабы башланды

Акция 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең көзге этабында республиканың урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, корыган агач-куаклардан һәм чыбык-чабыктан арындыру, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитлары һәм урмандагы ял итү урыннарын төзекләндерү, аларны тәртипкә китерү эшләре үткәрелергә тиеш. Бу хакта ТР Урман министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. 

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау буенча «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2010 елдан бирле уздыра. Аның төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик торыш булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза. Акциядә даими катнашучылар арасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның белгечләре белән беррәттән, республикадагы министрлыклар, ведомстволар, учреждение, оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар да бар.

Быелның 19 апреленнән 19 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы барышында, урман фондыннан 1,5 мең куб.метрдан артык күләмдә каты коммуналь калдык, корыган агач-куаклар һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Моннан тыш, 155 мәгълүмат щиты, аншлаг, урманнарга килүче кешеләр өчен булдырылганган 108 ял итү

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев