Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табигать безнең яклауга мохтаҗ

Бураково һәм Аграмак мәктәбе укытучылары Лариса Захарова һәм Марина Төхвәтуллина экологик оешмалар активының республика мәктәбе эшендә катнаштылар. Утырыш барышында экологик хәрәкәттә катнашучылар алдында торган актуаль бурычлар, шулай ук табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге проблемалар тикшерелде. Утырышта катнашучылар тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар, 2012 елга чаралар планы эшләнде һәм ирекле...

Бураково һәм Аграмак мәктәбе укытучылары Лариса Захарова һәм Марина Төхвәтуллина экологик оешмалар активының республика мәктәбе эшендә катнаштылар.
Утырыш барышында экологик хәрәкәттә катнашучылар алдында торган актуаль бурычлар, шулай ук табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге проблемалар тикшерелде. Утырышта катнашучылар тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар, 2012 елга чаралар планы эшләнде һәм ирекле хәрәкәтне үстерү стратегиясе билгеләнде.
Лариса Ильинична укучыларның "Темперамент" фәнни җәмгыять эшчәнлеген ачкан проектны яклады, ә Марина Ивановна "Чиста сулыклар","Чиста урман" акцияләрендә укучыларның ничек катнашуы турында сөйләде. Укучыларның үз остазлары җитәкчелегендә табигать объектларын һәм ресурсларны саклау белән бәйле фәнни-тикшерү эшләре алып барулары да игътибардан читтә калмады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X