Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөйләшәләр дуслык телендә

2нче шәһәр мәктәбендә дуслык бәйрәме булды. Бу туган тел айлыгы кысаларында үткәрелгән чараларның берсе. Ул балаларда зур кызыксыну уятты. Залда җыелган тамашачыларны бизәкле милли костюмнар кигән Гөлназ Фәйзиева, Татьяна Панкратова, Алинә Хәйруллина, Наталья Шитовкина, Шадин Маргарян татар телендә, шулай ук рус, башкорт, чуаш, әрмән телләрендә сәламләделәр. Концерт программасына төрле телләрдәге...

2нче шәһәр мәктәбендә дуслык бәйрәме булды.
Бу туган тел айлыгы кысаларында үткәрелгән чараларның берсе. Ул балаларда зур кызыксыну уятты.
Залда җыелган тамашачыларны бизәкле милли костюмнар кигән Гөлназ Фәйзиева, Татьяна Панкратова, Алинә Хәйруллина, Наталья Шитовкина, Шадин Маргарян татар телендә, шулай ук рус, башкорт, чуаш, әрмән телләрендә сәламләделәр. Концерт программасына төрле телләрдәге җырлар һәм шигырьләр кертелде, ә тугызынчы класс укучылары Екатерина Сигова белән Алсу Мөхәммәтова дуслык темасына викторина үткәрделәр. 11 класс укучысы Надежда Беляева Муса Җәлинең "Вәхшәт" шигыре буенча, ә бишенче класс укучылары - Абдулла Алишның "Тукмар һәм Чукмар" әкияте буенча инсценировка куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев