Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Сушка елгасындагы күпердән беренче машиналар узды (ФОТО)

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Вожи авылы янында, Алексеевск – Высокий Колок – Базяково – Тукай автомобиль юлында, Сушка елгасы аша салынган яңа күпер ачылды.

Бу күпер Спас районы халкы белән бергә, пассажирлар һәм төрле йөкләр ташу белән шөгыльләнә торган оешма-предприятиеләр өчен дә зур әһәмияткә ия.

Яңартылган күпернең озынлыгы 50 метрдан артып китә. Биредә яр буйлары, күпернең баганалары һәм төп өлешләре, ике яктан да килә торган юл өслеге ремонтланган һәм табадай тигез асфальт түшәлгән. Шунысын әйтергә кирәк, күпернең автомобильләр йөри торган өлешен ремонтлаганда асфальтлы-бетон катнашмасы кулланганнар. Бу күпердәге гидроизоляциянең сыйфатын тагын да яхшырта. Ул шулай булырга да тиеш, чөнки бүгенге тормышта ике ярны тоташтыра торган күперләр төбәк һәм торак пунктларны үстерүдә әһәмиятле зур роль уйный. Шуңа яңа күпер ачылуны район халкы өчен зур бәйрәм, дип әйтергә тулы нигез бар.

Яңа объектны файдалануга тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл министры урынбасары Артем Чукин, “ГлавТатДорТранс” ГКУ директоры Эдуард Данилов, “Мостовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рөстәм Вәлиев һәм башка җаваплы кешеләр, төзүчеләр, авыл кешеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
– Ел тәмамланып килгәндә яңа объект ачу матур традициягә әйләнде, – диде тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Валерий Осокин. – Моннан тыш, ел дәвамында торак пунктлардагы урамнарга вак таш түшәлде, шәһәргә һәм музей-тыюлыкка керә торган юлга асфальт түшәлде. Хәзер Танкеевка юнәлешендәге юл ремонтлана. Болар барысы да шатландыра, киләчәктә дә мондый эшләр дәвам итәр, дип ышанабыз... Төзүчеләргә, юл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез!

Килгән кунаклар да тантанада катнашучыларны сәламләп, аларны юл хезмәтчәннәре көне белән котладылар, эшләрендә уңышлар теләделәр. Ә инде бераздан күпергә керүне тыя торган юл билгесен читкә алып куйдылар. Бу инде күпер аша узарга ярый, дигәнне аңлата. Яңартылган күпер аша беренче машиналар чыкканда фанфара тавышлары ишетелеп торды, барысы да гөрләтеп кул чапты. Әлбәттә инде, күпердән иң беренчеләрдән булып сигнал бирә-бирә юл төзүчеләр техникасы узды. 

Владимир Корнилов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев