Сулыкларда сак булыгыз!
Агымдагы елның ун аенда гына Татарстан Республикасы сулыкларында 76 күңелсез хәл булып, аларда 58 кешенең гомере өзелде. Сулыкларда фаҗигаләрдән ничек сакланырга, аларны булдырмый калу юллары турында газета укучыларга “Россия МЧСының ТР буенча аз сыйдырышлы суднолар үзәге” ФКУ Кама Тамагы инспектор участогының дәүләт инспекторы Нияз Нуриев сөйли:
- Республика буенча һәм урыннарда уздырылган профилактика чараларына карамастан, су коену сезоны тәмамлангач та сулыкларда күңелсез хәлләр әледән-әле булып тора.
Һава шартларының начар булуына игътибар итмичә, һәвәскәр балыкчылар көймә белән елга киңлекләренә чыгалар. Шулай итеп алар үзләренең дә, алар белән йөргән пассажирларның да тормышын куркыныч астына куялар. Аеруча Куйбышев сусаклагычында хәлләр борчу тудыра. Октябрь башыннан алып кына сулыкта дүрт фаҗига булып, дүрт кешенең гомере өзелде.
Дәүләт инспекторлары сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында тагын бер кат исегезгә төшерә.
Сулыкларда боз катканда, аеруча җилле көннәрдә, төзек булмаган көймәләрдә су өстенә чыкмагыз. Мисал итеп китергәндә, ПВХ (поливинилхлорид) көймәләр суда тотрыксыз, көчле җил, зуррак дулкын чыкса, алар бик тиз әйләнеп каплана, суытып җибәрсә, бозланып ката. Моннан тыш, резин көймәнең кырыйларын ишкәк яки боз кыйпылчыгы белән ярып җибәрү ихтималы бар. Көймәгә артык йөк алу да куркыныч – мондый судно бик җиңел әйләнеп каплана торган була.
Коткару жилеты, күкрәкчә, коткару боҗрасы кебек чараларны да үзегездән калдырмагыз, чөнки кайбер очракта алар чын мәгънәсендә кешене үлемнән коткарып калырга сәләтле.
Салкын суга төшеп киткән кеше гадәттә батып түгел, ә өшеп үлә, чөнки организм югалткан кадәр җылылыкны эшләп чыгарырга сәләтле түгел. Күп очракларда кеше бозлы суга төшеп киткәннән соң беренче 5-15 минут эчендә “салкын шогыннан” һәлак була. Бу мизгелләрдә тәндәге салкынны тоючы рецепепторларының ярсуы аркасында сулыш алу бозыла, кул-аяклар берни дә тоймый башлый. Нәтиҗәдә суга егылып төшкән кеше якында гына торган көймәгә дә үзлегеннән менеп җитә алмый.
Фаҗигаләрне булдырмый калу өчен, сулыкларда эшләүчеләргә, һәвәскәр балыкчыларга, сулыкларда ял итәргә яратучыларга кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотыгыз. Ата-аналар аларның кая барырга җыенуларын белеп торырга, дуамал адымнарын кисәтергә тиеш. Балаларга шулай ук сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, күңелсез хәлләр килеп чыкканда нишләргә кирәклеген аңлатып бирергә кирәк. Чөнки паникага бирелмичә, яшьтәшләрен үлемнән коткарып калган балалар турында мисаллар җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев