Студентлар сынатмый
Тармак технологияләре техникумы студентлары Зәйдәге политехника көллияте базасында узган “Әйтсәң, сиңа ышанырлар!” республика конкурсында җиңүгә иреште.
Мәсәлән, Земфирә Мөхәммәдова “Материал белән оста таныштыру” номинациясендә иң яхшылар арасына керде, Анжелика Маслова “Үз позициясен оста дәлилләгән өчен” җиңүче булды.
Кызлар үзләрен төрле яктан алганда да булдыклы һәм белемле итеп күрсәтергә тырышты. Ярыш вакытында аларның әле тагын бик күп сыйфатларга ия булуы да ачыкланды.
Укучыларны конкурска укытучы Анастасия Храменкова әзерләде.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев