Студентлар көне
Красная Слобода Мәдәният йортында Студентлар көненә багышланган бәйрәм оештырылды.
Бәйрәмгә килүчеләр арасында залда биш Татьяна бар иде, аларны җирле ветераннар саветы рәисе Раиса Козлова котлады.
Алып баручылар Мәдәният йорты директоры Татьяна Панчугина һәм китапханәче Валентина Галәветдинова бәйрәмнең килеп чыгуы турында сөйләделәр, аннары төрле конкурслар, викториналар үткәрелде.
Кичә бәйрәм табыны янында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев