Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спаслылар «Том Сойер Фест» волонтерлары була ала

Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сөйләде.

Болгарда Спас районының туган якны өйрәнүчеләр конференциясе узды. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты.

Ул финанслау, туристларны җәлеп итү, территорияләрне үстерү буенча быел нинди чаралар планлаштырылуы турында сөйләде. Ул шулай ук тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча җирле җәмгыять эшен югары бәяләде. Катнашучыларга «Том Сойер Фест» фестивале турында сөйләде.

"Том Сойер Фест" кысаларында шәһәрнең тарихи манзарасын торгызырга мөмкин. Мондый фестиваль Россиянең берничә шәһәрендә үткәрелә. Волонтерлар исә – шәһәр халкы. Алар үз көчләре белән шәһәрләрендәге иске агач йортларны тәртипкә китерәләр. Шунысы кызык – алар нинди дә булса тарихи объектларны түгел, ә гади йортларны сайлый.

Алар йортларны буяп, тузан һәм пычрактан чистарталар, тәрәзәләрен тәртипкә китерәләр.  Агач йортларга аларның борынгы матурлыгын кире кайтаралар.  Шул эшләре белән йортның иске хәрабә түгел, ә шәһәрнең чын бизәге булуын күрсәтәләр.  Сезнең шәһәрдә мондый биналар күп. Монда килгәндә хастаханә янында, Горький урамында шундый бер йорт күрдем.  Бәлки, сездә волонтер булып, шәһәрнең тарихи йөзен киреп кайтаруга өлеш кертергә теләгән кешеләр бардыр", - диде Олеся Александровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев