Спаслылар тиз шахмат буенча турнирда призы урыннар алдылар
Ярышлар Байлар Сабасында узды.
Байлар Сабасында РСФСР, Татарстан АССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча районара турнир узды.
Спас районы җыелма командасыннан Дмитрий Гончарук үз яшь төркемендә 2нче урынны, ә Мадехия Җәлилова – 3нче урынны алды.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев