Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спаслылар «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушыла ала

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкны урманнарны чүп-чардан арындырырга чакыра.

Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе башланды. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында ирекле ярдәмчеләр урманнарны җыелган чүп-чардан чистартачак, коры-сары һәм ауган агачларны җыештырачак, шулай ук сәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын төзекләндерәчәк. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе ике этапта узачак. Беренчесе – 18 июньгә, ә икенчесе 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

"Әлеге акциядә һичшиксез катнашачакмын. Чөнки табигатьтә ял итәргә барысы да ярата. Өстәвенә, тиздән озын май яллары көтә. Килешәсездер, чиста җирдә ял итү рәхәтрәк. Табигатьне без барыбыз да яратабыз. Ә яраткач, ярдәм итәсе, саклап каласы килә", - ди Болгарда яшәүче Виктор К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев