Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спаслылар пионериянең 100 еллыгына багышланган флешмобта катнаша ала

Моның өчен социаль челтәрләрдә пионер галстугын бәйләп төшкән фоторәсем урнаштырырга кирәк.

Быел 19 майда пионер отрядлары оешуга 100 ел тула.

Шул уңайдан Спас район халкы пионер флешмобында катнаша ала. Аның асылы бик гади: социаль челтәрләрдә пионер галстугын бәйләп төшкән фотогызны урнаштырырга кирәк.

Фото элеккеге яки бүген төшерелгән дә булырга мөмкин. Фотоны #иябылпионером хештегы белән билгеләргә кирәк.
Фотога пионер тормышыннан кызыклы тарих яки гыйбрәтле очрак та өстәргә була. 

"Мин пионер галстугы турында шундый хыялландым, тик пионер сафларына мине бик озак кабул итмәделәр. Чөнки билгеләрем шәптән түгел иде. Макулатура күп җыйсам һәм бәяләрне төзәтсәм, мине пионерга кабул итәчәкләр, диделәр. Мин ай буе шулай тырыштым. Хәтеремдә, макулатураны барысыннан да күбрәк җыйдым. Пионер сафларына кабул итү бик тантаналы узды. Хәтта әти-әниләрне дә чакырдылар.  Галстукны мин бик яраттым — көн саен юып үтүкли идем. Яхшы заманалар иде, күп нәрсә истә калырлык", - дип сөйли Болгарда яшәүче Владимир Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пионер 19 май