Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас укучылар туган тел айлыгында актив катнашты

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Габдулла Тукай әсәрләре буенча республика рәсем конкурсының район этабында санаторий мәктәбеннән Анастасия Тарынчева, Бураково, Иске Рәҗәп һәм Никольск урта мәктәбеннән Нәфис Имамов, Ландыш Вилданова һәм Анастасия Балыкина җиңеп чыктылар. Кече яшь категориясендә Роман Кузнецов, Азалия Хафизова һәм Алинә Минхатыйпова, урта категориядә - Алина Беляева, Диана...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Габдулла Тукай әсәрләре буенча республика рәсем конкурсының район этабында санаторий мәктәбеннән Анастасия Тарынчева, Бураково, Иске Рәҗәп һәм Никольск урта мәктәбеннән Нәфис Имамов, Ландыш Вилданова һәм Анастасия Балыкина җиңеп чыктылар.

Кече яшь категориясендә Роман Кузнецов, Азалия Хафизова һәм Алинә Минхатыйпова, урта категориядә - Алина Беляева, Диана Щербатова, Максим Ермошин һәм Анастасия Золина җиңде. Өлкән класс укучылары арасында Ямбакты, Иж-Борискино һәм икенче мәктәптән Данияр Хөсәенов, Юрий Кузьмин һәм Айсылу Вагаповага тиңнәр табылмады.

×××

Рус мәктәпләре арасында рус телендә шигырь сөйләү конкурсында Антоновка мәктәбенең унберенче класс укучысы Анна Маркина беренче урынга чыкты. Татар телендә шигырь сөйләүчеләр арасында Ким мәктәбенең унынчы класс укучысы Мария Амосова җиңде. Татар мәктәпләреннән татар телендә шигырь сөйләүчеләр арасында Иске Рәҗәптән Алия Хәмидуллина беренче булды.

Муса Җәлил һәм Фатыйх Кәрим әсәрләрен и яхшы башкаручылар арасына Красная Слобода, Иж-Борискино, икенче шәһәр, Кузнечиха, Антоновка һәм Тукай мәктәбеннән Даниил Гущин, Елизавета Абасева, Элина Пахомова, Роберт Григорян, Ләйсән Әхмәтвәлиева, Булат Мәүлетов һәм Илназ Җәләев керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев