Спас районының «Юнармия» вәкилләре Бөтенроссия слетында катнашты
Безнең район делегацисе “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотлар иҗтимагый хәрәкәтенең өченче слеты эшендә катнашты.
Слетта Россиянең 85 төбәгеннән делегатлар җыелды. Татарстан Республикасы делегациясе составына яшь армиячеләр хәрәкәтенең Спас районы активистлары Анна Захарова, Иван Шишкин, Ангелина Бедова, Вадим Марянин һәм җирле бүлекнең штаб җитәкчесе Илһам Мидхәтов керде.
Слетта 2017 елда Бөтенроссия хәрәкәтенең эшенә йомгак ясалды һәм эшчәнлекнең яңа юнәлешләре билгеләнде. Хәрәкәтнең баш штабы җитәкчеләре кайбер остазларга һәм юнармиячеләргә актив эшләре һәм яшь армиячеләр хәрәкәте үсешенә керткән сизелерлек өлешләре өчен бүләкләр тапшырды.
Бүләк алучылар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да булды. Күбесенчә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә “Юнармия” хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлеге бүгенге көндә шактый алга китте. Яшь армияче, Болгардагы 1нче урта мәктәп укучысы Ангелина Бедова да бүләккә ия булды. Аңа беренче дәрәҗә “Юнармиячеләр батырлыгының алтын билгесен” тапшырдылар.
Бүләкләрне статс-секретарь – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Николай Панков тапшырды.
Слетта региональ бүлек штаблары арасындагы конкурс нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Идел буе федераль округында җиңүче дип Татарстан Республикасы штабы табылды, аңа диплом тапшырылды.
Слетның эше барышында хәрәкәт җитәкчеләренең кадрлар составына да үзгәрешләр кертелде. “Юнармия” баш штабы җитәкчесе итеп Россия Герое, очучы-космонавт Роман Романенко сайланды. Ул 2009 һәм 2012-2013 елларда ике тапкыр космоска очып, анда 11 ай булган. 2015 елда РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган. Яңа урында ул “Юнармия”нең беренче лидеры, Олимпия чемпионы Дмитрий Труненковны алыштырды. Элекке җитәкче исә хәрәкәттә баш штаб әгъзасы буларак калды. Баш штаб составына шулай ук Татарстандагы “Юнармия” региональ хәрәкәте җитәкчесе Александр Бородин да сайланды.
Барлык делегатлар өчен форумда катнашу онытылмас тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев