Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районының Яшьләр парламенты «Скорлупино» фестивалендә катнашты

Бөтенроссия фестивале Питрәчтә узды.

Спас районы Яшьләр парламенты командасы Питрәчтә узган «Скорлупино-2022» Бөтенроссия фестивалендә катнашты. Фестивальдә бөтен Татарстаннан 16 команда җыелды.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы – фестиваль уеннары булды. Йомырка ыргыту буенча чемпионат, әтәч сугышлары һәм йөгерү, йомырка пейнтболы, каршылыклар аша эстафеталар — командалар боларның барысында да катнашырга өлгерде.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 7 урынны яулады. Шулай ук Олег Лисюк һәм Рания Хәлиуллина көч экстримы буенча гомумкоманда икенче урынны яуладылар. Ә Олег Лисюк гер һәм штанга күтәрү буенча икенче урынны алды.

Тулырак мәгълүматны газетабызның 2022 елның 20 июлендәге санында укыгыз.

Газетага язылып өлгермәүчеләр яңа санны Болгарның «Кузьмич» (Рабочая ур.), «Вера» (Ленин урамы), «Теремок» (Дзержинский ур.) азык-төлек кибетләрендә сатып ала алачак. Шулай ук яңа номерны Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 23А адресы буенча «Новая жизнь» газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев