Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында яшь урманчылар саны артты

Тантана Бураково мәктәбендә узды.

Спас районының Бураково мәктәбендә укучыларны яшь урманчылар сафына кабул итү тантанасы узды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантаналы чарада Болгар урманчылыгы вәкиле Мәдинә Мулинова, ТР мәктәп урманчылыклары хәрәкәте координаторы Алексей Мәсхутов, шулай ук Бураково мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Лариса Захарова катнашты.

Укучылар табигатьне сакларга һәм якларга ант бирделәр, аннан соң аларга «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгы таныклыклары тапшырылды.

Шулай итеп, мәктәп урманчылыгының сафлары тагын биш укучы белән тулыланды.

Ант кабул итү тантанасыннан соң «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте символлары» республика конкурсында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев