Спас районында яшьләр форумы узачак
Чарада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләге булган һәр кеше катнаша ала.
2021 елның 26 апрелендә Болгарда яшьләр форумы узачак. Форум яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен республика грантлар конкурсында катнашуда мөһим этапларның берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе үтәчәк, грант конкурсында катнашу өчен гаризаларны тутырырга өйрәтәчәкләр.
Иң яхшы инициативалар республика грантлар конкурсында катнашу өчен муниципаль учреждениеләр гаризасына кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев