Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районында “Теләкләр чыршысы” акциясе башланды

Чарада теләгән кеше катнаша ала.

Спас районы адимнистрациясе бинасында ел саен уздырыла торган Теләкләр чыршысы акциясе башланды. Чара әти-әниләренең Яңа ел бүләкләре алып бирергә мөмкинлеге булмаган балалар өчен оештырыла.

Быел чыршы Спас районы администрациясе бинасының икенче катында урнаштырылган. Чыршы ботакларындагы кәгазь уенчыларда – балаларның теләкләре. Теләге булган һәр кеше Яңа ел могҗизасында катнашып, нинди дә булса баланы сөендерә ала. Моның өчен чыршы ботагыннан теләсә кайсы кәгазь уенчыкны алырга кирәк.

“Районда мохтаҗ гаиләләр җитәрлек. Аларның хәтта Яңа ел табынын корырга да мөмкинлекләре юк. Ә бит аларның балалары да Яңа ел могҗизасына өметләнә. Теләкләр чыршысы шундый очракларда ярдәмгә килә” – ди Спас районы башкарма комитеты урынбасары Евгений Савинов.

 

“Мин дә чыршы ботагыннан бер баланың теләге язылган уенчыкны адым. Кем ул, нинди бүләк сораган – анысы әлегә сер. Шунысын гына әйтә алам – баланың теләге чынга ашачак. Бүләкне Яңа ел алдыннан тапшырырга җыенабыз. Районның башка җитәкчеләре һәм халкы да Теләкләр чыршысына катнашыр дип өметләнәм” – ди бу хакта “Новая жизнь” (“Яңа тормыш” газетасы баш редакторы Евита Саможенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев