Шушы көннәрдә безнең районның Бөек Ватан сугышында катнашучыларына Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бүләкләр өләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Камил Нугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән һәр кешегә күчтәнәчләр һәм савыт-саба тапшырылды.
Ветераннар күрсәтелгән игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Нет комментариев