Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында «Пушкин картасы» проекты тормышка ашырыла

Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Спас җирле бүлекчәсе секретаре Надежда Храменкова сөйләде.

Спас районында «Пушкин картасы» проекты актив тормышка ашырыла. Картаны районда 595 яшь кеше рәсмиләштергән. Ел башыннан балалар күп кенә чараларда булып өлгерделәр. Мәсәлән, үзәк модель китапханәсендә, Болгар музей-тыюлыгында тематик очрашулар, чаралар, концертлар, мастер-классларда. 

"Укучыларыбызны тагын бик күп мәдәни чаралар көтә. Мәсәлән, безнең музей-тыюлык Мәдәният министрлыгы сайтында тугыз чара анонслады. Алар арасында иң кызыгы – Спас өязе тарихы буенча театральләштерелгән программа. Шул чор киемнәрен кигән музей хезмәткәрләре балаларга өязнең тарихи вакыйгалары турында сөйләячәкләр, бал биюләре, төрле кул эшләре белән таныштырачаклар. Ә модель китапханәсе укучыларга очрашулар сериясен тәкъдим итә. Балалар дөнья халыклары бәйрәмнәре турында күп яңалыклар белә алачак», - ди Надежда Храменкова. 

Сүз уңаеннан, хәзер мәктәп укучыларының «Пушкин картасы»н «Октябрь» кинотеатрында куллану мөмкинлеге бар. Быелдан башлап, Россиядә төшерелгән фильмнарны карау өчен 2000 сум бүлеп бирелгән. 

Исегезгә төшерәбез, «Пушкин картасы» программасы 2021 елда гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге карта ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр дәүләт хисабына бөтен ил буенча мәдәни чараларда катнаша ала. Башта картага 3000 сум күчерелә иде. Быелның гыйнварыннан карта хисабына 5000 сум күчерелә. 

"Пушкин картасы - бик мөһим проект. Узган ел аның турында бик азлар гына белсә, быел ата-аналар бүлеп бирелгән сумманы балалар өчен файдалы тотуны алдн ук планлаштыра", - дип шәрехләде мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев