Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында поликлиника ярдәмен күрсәтү вакытлыча туктатыла

Чара коронавирус белән авыручыларның артуы сәбәпле кертелә.

Спас районы поликлиникасында медицина ярдәмен күрсәтүнең кайбер төрләре вакытлыча туктатылып торачак. Бу хакта ТР мәҗбүри иминиятләштерү фонды хәбәр итә.

Бу мәҗбүри чара COVID-19 белән авыручылар санының нык артуына бәйле.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, санитария-эпидемиология хәле яхшырганчы, халыкка планлы амбулатория-поликлиника медицина ярдәмен күрсәтү, шул исәптән профилактика медицина тикшерүләре һәм өлкән халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру, COVID-19 кичергән гражданнарны диспансерлаштыру вакытлыча туктатылып тора.

Медицина ярдәмен күрсәтүне кичектерергә ярамаган авыруларга, әйләнәтирәдәге кешеләргә куркыныч тудыручы яки социаль исемлеккә кертелгән авыручы пациентларга медицина ярдәме элеккечә үк күрсәтеләчәк.

Шулай ук планлы медицина ярдәме призывникларга, йөкле хатын-кызларга да элеккечә үк күрсәтелә. Эшкә керергә җыенучы кешеләргә, зарарлы производствода эшләүчеләргә, эш буенча даими медицина тикшерүе үтәргә тиеш булган кешеләр өчен медицина тикшерүләре элеккечә үк калачак.

Боерык нигезендә, стационар учреждениеләрендә булган ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга диспансеризация үткәрү, күчмә медицина комплексларының эше дә туктатыла.

Санитария-эпидемиология хәле яхшырганчы, мәктәпкә яки балалар бакчасына бару, ятим балаларны күзәтчелек органнары тикшерүенә алу өчен кирәк булган медицина тикшерүләре элеккечә үк кала. Балалар һәм яшүсмерләр өчен башка төр медицина тикшерүләре вакытлыча туктатылып тора.

Авыл җирендә яшәүче, яше 65тән арткан кешеләрне тикшерү өчен хастаханәләргә социаль ярдәм машиналары белән китерү дә туктатыла. Транспорт коронавируска каршы вакцинация үтү өчен хастаханәгә килгән очракта гына бирелә.

Барлык поликлиникаларда да СОVID-19 авыруына каршы вакцинация элеккеге тәртиптә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев