Спас районында машиналардан чыршы ясаганнар
Яңалыклар

Спас районында машиналардан чыршы ясаганнар

Флэшмоб Болгар музей-тыюлыгы янындагы тукталышта узган.

Спас районы машина йөртүчеләре “АвтоЧыршы2022” флэшмобында катнаштылар. Оештыручы әйтүенчә, чарада катнашучы унҗиде машина чыршы формасын ясап, Болгар музей-тыюлыгы янындагы парковада тезелгәнәр. “Чыршы” төзелеп беткәч, барысы бердәм фараларын кабызып, сигналларга басканнар.

“Билгеле, унҗиде машина әллә ни күп түгел. Шулай да проектта катнашучыларга бик зур рәхмәт. Бар да әйбәт булса, киләсе елда тагын да зуррак чыршы ясарга җыенабыз” – ди бу хакта чараны оештыручы Егор Васильев.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев