Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында хәйрия марафоны уза

Марафон ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, ә төп чара 25 февральдә Спас район мәдәният йортында узачак.

Спас районында ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоны дәвам итә. Акчаны ел дәвамында күчерергә мөмкин, ә 25 февральдә Спас район мәдәният йортында төп чара узачак.
9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр күргәзмә, хәйрия ярминкәсе, 10.00 сәгатьтә – хәйрия аукционы һәм Спас районының Ел хәйриячесе билгесен тапшыру тантанасы планлаштырылган.


"Барлык җыелган акчалар аз керемле, күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗларына тотылачак. Гражданнар дәвалануга гариза калдыра, янгыннарда яки табигый катаклизмнарда зыян күрүчеләр, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр ярдәм сорыйлар. Аларның кайбер үтенечләре социаль яклау линиясе буенча канәгатьләндерелә алмый. Кешеләр күчергән акча нәкъ менә шушы ихтыяҗларга юнәлдерелә дә инде», – дип сөйли "Спас районының социаль иминлеге" хәйрия фонды директоры Светлана Гыйбадуллина.


Һәркем хәйрияче була ала. Теләсә нинди сумма мөһим. Акчаларны фондка яки социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп, шәхсән китерергә була. Шулай ук Фонд реквизитлары буенча теләсә кайсы банк аша күчерергә мөмкин.
Ярдәмә мохтаҗ кешеләргә сез күчергән һәр сум мөһим.
"Спас районының социаль иминлеге" хәйрия фонды реквизитлары
Адрес: Болгар шәһәре, Пионерская ур., 21
ИНН 1637006620
КПП 163701001
ПАО «АК БАРС БАНК»
Сч.40703810102240000007
к/с 30101810000000000805
БИК 049205805

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев