Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында Изге Болгар җыенына әзерләнәләр

Җыен кысаларында Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогына ярышлар узачак.

Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан Изге Болгар җыенын үткәрүне регламентлаучы рәсми документ кабул ителде. Документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Быелгы ел юбилей елы булу сәбәпле, вакыйга масштаблы булырга охшаган.

Документ нигезендә, 25 апрельгә кадәр бәйрәмнең мактаулы кунаклары исемлеге төзелергә һәм аларга чакырулар юлланырга тиеш.

Тыюлык территориясе тантаналарга 10 майга кадәр әзер булачак, шулай ук 14 майга кадәр бәйрәм үткәрү зонасында мобиль элемтә сигналын көчәйтелү күздә тотыла.

21 майда республиканың халык кәсепләре ярминкәсе, туклану пунктлары эшли башлаячак.

Шулай ук фотокүргәзмә дә оештырылачак. Җыен кысаларында милли көрәш буенча Дөнья Кубогына ярышлар һәм күренекле дин әһелләре катнашында форум узачак.

Җыен үткәрү территориясендә төрле мастер-класслар үткәрү дә күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез, быел Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бәйрәмне дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү турындагы карарга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев