Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында гөмбә сезоны башланды

Спаслылар гөмбәләрнең беренче уңышын җыя.

Спас районында май ахырында гөмбә җыю сезоны башланып китте. Социаль челтәрләрдә гөмбә җыярга яратучылар урман бүләкләренең фотосурәтләре белән уртаклаша. Гөмбә өчен һава торышы хәзер иң кулай — яңгырлар җитәрлек дым бирде, шул ук вакытта температура да соңгы көннәрдә шактый югары күтәрелде. Халык майлы гөмбә, шампиньон, каен гөмбәсе җыя. Конкрет гөмбә урыннарын атауның мәгънәсе юк, диләр. Чөнки алар бүген бер урында, иртәге икенче урында чыга.

«Мине һәвәскәр гөмбәче, дип әйтергә була. Балачакта әти-әни мине үзе белән гөмбә җыярга йөртә иде. Чиләк тутырып җыйган гөмбәләрне әни белән юдык, чистарттык, пешердек, кыздырдык, тозладык. Ә гомумән, урманда йөрү – бик рәхәт Ә яхшырак гөмбәләр эләккәч, икеләтә сөендерә. Бу юлы гөмбәләр иртә чыкты. Урманга баргач, бер урында әллә никадәр майлы гөмбә җыйдым. Гөмбә белән бәрәңге кыздырырыга җыенам», - ди Болгарда яшәүче Ирина.

Тик шулай да гөмбә җыйганда саграк булырга кирәк. Ашарга яраклы гөмбәләрдән тыш, урманнарда агулы гөмбәләрне дә очратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев