Спас районында егетләрне армиягә озаттылар
Кораллы көчләр сафларына алты кеше китте.
Бүген Спас районыннан Россия Кораллы көчләре сафларына алты егет китте.
Традиция буенча, аларны Юнармия штабыннан озатып җибәрделәр. Спас районы яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов егетләргә иң изге теләкләрен җиткерде.
“Исән-имин хезмәт итеп, сау-сәламәт әйләнеп кайтырга насыйп булсын барыгызга да. Армиядә сынатмагыз, Спас районына кызыллык китермәгез. Иң мөһиме – өйдә сезне якыннарыгыз көтеп тора икәнен онытмагыз”, – дип билгеләп үтте Әхтәм Нурвахитович.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алты призывникның өчесе Форпост җәмәгать тәртибен саклау буенча Спас территориаль үзәгенә йөргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев