Спас районында «Болгар» сәламәтләндерү лагерен тикшерделәр
Лагерьның икенче сменасында 125 бала ял итә.
Узган атна ахырында Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Солодянкина һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Спас районындагы җәмәгать ярдәмчесе Светлана Никитина «Болгар» сәламәтләндерү лагеренда булдылар.
Тикшерүчеләр корпусларны карап чыктылар, балаларның яшәү, ял һәм туклану шартларын тикшерделәр.
"Лагерьның икенче сменасында хәзер 125 бала ял итә. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган, биш тапкыр ашату оештырылган. Балалар һәм хезмәткәрләр барысыннан да канәгать, шикаятьләр булмады", – диләр тикшерүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев