Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе беренче мәктәптә булды

Руслан Сафиуллин "Язгы көймә" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

23 марттан 5 апрельгә кадәр узачак "Язгы каникуллар" масштаблы республика чарасы кысаларында Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Руслан Сафиуллин хезмәткәрләре белән бергә Болгарның 1нче урта мәктәбендә булдылар.


Чара башында автоинспекторлар балаларга юл хәрәкәте иминлеге, яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында искә төшерделәр. Аннары Руслан Радикович "Язгы көймә" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 


Чара ахырында укучылар, Спас районы ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге ДБУ хезмәткәрләре белән бергә, мәктәп янында юлга чыктылар һәм машина йөртүчеләргә белешмәлекләр, фликерлар һәм сувенир көймәләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев