Спас районы яшьләр парламенты эшенә йомгак ясалды
Утырышта район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнашты.
Кичә Спас районы администрациясе бинасында район яшьләр парламентының йомгаклау утырышы булды. Чарада район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов катнашты.
Яшьләр парламенты җитәкчесе Анастасия Павликова оешманың узган елда башкарган эшләре турында сөйләде һәм парламентның яңа әгъзалары белән таныштырды.
Фәргат Мөхәммәтов үзенең чыгышында парламентка 2021 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш ахырында парламентның иң актив яшьләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев