Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы тикшерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

25 июль – Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне.

Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне – ул барлык тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. 2014 елның 25 июленнән бирле билгеләп үтелә. 

Бәйрәм датасын сайлау очраклы түгел: нәкъ менә 1713 елның 25 июлендә Петр I указы белән Россиянең беренче махсуслаштырылган тикшерү органы – тикшерү канцеляриясе оештырыла. Ул турыдан-туры дәүләт башлыгына буйсынган һәм илдә алдан тикшерү үткәрү буенча вәкаләтләр бирелгән беренче дәүләт органы була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлегендә өч хезмәткәр эшли: бүлек башлыгы урынбасары – тикшерү төркеме җитәкчесе Елена Шокина, тикшерүчеләр Алексей Нагайцев һәм Полина Данилина.

"Минем туганнарым да органнарда эшләде, шуңа күрә нинди һәнәр сайлаячагымны алдан ук белдем. Алабуга милиция мәктәбен тәмамлагач, Спас бүлеге штабында участковый булып эшләдем. Аннан соң Казанда, Ульяновскида тикшерүче булдым. Тикшерүче һөнәре буенча хезмәт стаым – 17 ел. Эшемне яратам һәм бер тапкыр да аеы сайлавыма үкенмәдем", – дип сөйли Елена Шокина.

Хезмәттәшләре Алексей Нагайцев һәм Полина Данилина үз җитәкчесенең фикерләрен тулысынча уртаклаша. 
Алексей тикшерүче – ир-ат һөнәре, дип саный. Ә Полина исә ике дә уйлап тормыйча Эчке эшләр органнарына эшләргә керергә киңәш итә. Һөнәр бик кызыклы, кирәкле һәм кешеләр өчен мөһим. 

Бәйрәм көнне без, «Яңа тормыш» редакциясе, тикшерү төркеме хезмәткәрләрен котлыйбыз һәм аларга һөнәри уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев