Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы суд приставлары “Теләкләр чыршысы”на кушылдылар

Приставлар хезмәте вәкилләре укучыга туп бүләк иттеләр.

Спас районы суд приставлары “Яңа ел чыршысы” Яңа ел алды хәйрия акиясендә катнаштылар. Алар район укучысы – 12 яшьлек Сергей Лисовның теләген тормышка ашырдылар. Бу хакта Татарстан суд приставлары федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдан хәбәр ителгәнчә, Теләкләр чыршысын район аддмирнистрациясе фойесында урнаштырылган. Аның ботакларында – Спас районы балаларының Яңа ел теләкләре. Теләкләр башкаручы сихерче ролен теләсә кем үти ала. Моның өчен чыршы ботагыннан теләк язылган бер уенчыкны алырга һәм баланың хыялын тормышка ашырырга гына кирәк. Мәсәлән, Сергей Лисов чын футбол тубы турында хыялланган. Суд приставлары аның хыялын тормышка ашырганнар. Сергей янына кунакка килгәндә, приставлар бүләк кенә түгел, Яңа елга тәм-томнар да алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев