Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы каратистлары аттестация үттеләр

Сынау барышында аларга бөтен осталыкларын күрсәтергә туры килде.

Спас районының Рәшит Зыятдинов җитәчелегендәге карате киокушинкай секциясенә йөрүче яшь спортчылар төрле төстәге билбаулар алу өчен аттестация уздылар. Артем Трофимов, Надежда Дмитриева һәм Геннадий Козин осталыкларын тагын бер баскычка күтәрделәр.

Казан шәһәрендә узган сынауда спортчыларга бар булган осталыкларын, җитезлекләрен, чыдамлыкларын күрсәтергә туры килде.

Артем әле икенче генә ел шөгыльләнсә дә, сынатмаска тырышты, ә спортның бу төре белән инде дүртенче ел мавыгучы Надя белән Гена тәҗрибәләрен арттырдылар.

«Соңгы вакытта минем егет-кызлар республика ярышларында да сынатмый. Тренировкалар вакытында бар көчләрен биреп тырышалар. Шушы атна ахырында алар Бөтенроссия фестивалендә һәм карате беренчелегендә катнашчак. Бу ярышларда да аларга уңыш юлдаш булыр дип ышанам» – ди шәкертләре турында остазы Рәшит Зыятдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев