Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы игенчеләре елга йомгак ясадылар

Бүгенге көнгә хуҗалыклар 50000 тоннадан артык ашлык саткан.

Спас районында авыл хуҗалыгы җирләре 108653 гектар тәшкил итә, аларның 93444 гектары игелә. 39340 гектар җир инверсторлар кулында, КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 54104 гектар җире бар. Быел ашлыкның тулай җыемы 78688 тонна тәшкил итте. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 17,02 центнер.

Иң югары уңыш Игорь Планин КФХ (28,17 гектардан центнер), Равил Хәмитов КФХ (26,57), Юрий Семушкин (24,68) һәм “Солтан” (24,18) хуҗалыкларында җыеп алынды.
Бүгенге көндә хуҗалыклар 50000 тонна ашлык сатканнар.

Район хуҗалыкларында 4000 баш чамасы мөгезле эре терлек бар, аларның 1595 – савым сыерлар. Унбер ай эчендә 6891 тоннна сөт җитештерелгән, 6284 тонна сатылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның унбер ае эчендә 490 тонна ит җитештерелгән.

Быел Спас районы игенчеләре техниканы яңартуга 235 миллион сум акча сарыф иткәннәр.

Ринат Низамов, Надежда Васильева, Владимир Солёнов, Айсылу Мөхәммәтова хуҗалыкларында ашлык эшкәртү объектларына ремонт ясалган һәм яңартылган, ә Игорь Планин хуҗалыгында яңа ашлык киптерү комплексы төзелгән.

2021 елга тулысынча йомгак 2022 елның гыйнварында ясалырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев