Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы Эчке эшләр бүлеге ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Бәйрәм уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

17 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераннары көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Спас Эчке эшләр бүлегенең актлар залында иң актив ветераннарны котладылар.

Катнашучыларны бәйрәм белән Эчке эшләр министрлыгының  Спас районы бүлеге ветераннары рәисе Рафыйк Җәләетдинов котлады.

"Ветераннар бәйрәме – гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәүгә багышлаучылны хөрмәтләү ул", - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте Җәләетдинов.

Бәйрәм уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

Владимир Кирюшин һәм Әнәс Рәхимовны "Россия Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашкан өчен" медале белән бүләкләделәр.

Рәшит Хәмидуллинга "Россия полициясенә 300 ел", Константин Гусевка – "Россия ЭЭМ ЮХИДИгә 85 ел"  медале тапшырылды.

Эчке эшләр органнары һәм Эчке гаскәрләр ветераннары Советының Мактау грамоталары белән Александр Артемьев, Владимир Андронов һәм Евгений Ермишин бүләкләнде.

Александр Терехов Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы Рәхмәт хатына лаек булды.

Шулай ук Спас районы буенча полиция начальнигы Денис Шипигин "Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының һәм бүлекчәләренең иң яхшы оешмасы" конкурсында катнашкан өчен Спас районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераннар оешмасының 3нче дәрәҗә диплом тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев