Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов хатын-кызларны бәйрәм белән котлады

Сөйкемле, гүзәл хатын-кызларыбыз, өй учагын саклаучыларыбыз!

Бу язгы көндә барыгызны да Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Хезмәт сөючәнлегегез һәм зирәклегегез, дөньябызны камилрәк итәргә сәләтле булуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Бүген безгә тормыш бүләк итүләре өчен әниләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Хатыннарыбыз һәм кызларыбызга – ир һәм ата булу бәхете өчен. Хатын-кыз хезмәттәшләребезгә – аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен.

Сез тормышыбызны аерым бер мәгънә белән тутырасыз, аны ямьлерәк һәм сөйкемлерәк итәсез. Сезнең мәхәббәт безгә авыр сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Бүгенге тормышта сез зур һөнәри уңышларга ирешәсез. Җаваплы эштә, эшмәкәрлек һәм иҗатта, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта сәләтләрегезне күрсәтәсез. Сез барысына да өлгерәсез, шул ук вакытта учакның җылысын саклаучы, назлы һәм кайгыртучан затлар булып каласыз. Безнең йөрәкләрдә, безнең тормышта сез һәрвакыт беренче урында булып калачаксыз.

Бүген һәм һәрвакыт сезгә якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәргә насыйп булсын, йөзләрегездә елмаю балкысын, күңелләрегездә яз чәчәк атсын, ә барлык хыяллар чынга ашсын! Эшләгән яхшылыкларыгыз, дөньябызны яктырак, ямьлерәк итүегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез!

Бәхет, шатлык һәм игелек сезгә, кадерле хатын-кызларыбыз!

 Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев