Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы вәкиле “Автобабай-2022” зона ярышларында җиңде

Бүген Рәшит Зыятдинов Казанда финал ярышларында катнаша.

Якташыбыз чираттагы конкурста янә танылу алды. Бу юлы ул 60 яшьтән олыраклар арасында Чистай шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеге хезмәте уздырган «Автобабай – 2022» зона ярышларында беренче урынга лаек булды.

Матур гадәт

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Чистай бүлеге җитәкчесе Светлана Сидорова сүзләренә караганда, әлеге чараның Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декадага туры китереп уздырылуы үзе үк күңелле хәл. Бу инде матур бер гадәткә әйләнеп бара. Алтмыш яшьтән узып киткән кешеләр әле дә сер бирмәскә тырыша, алар җәмәгать эшләрендә дә, башка эшләрдә дә актив катнаша, олыгая барган көннәрендә бик күп хыялларны чынга ашыра, тулы тормыш белән яши. Автомобиль йөртергә яратучылар үзләренең белем һәм осталыкларын арттыра, тагын да камилләштерә бара, башкалар тәҗрибәсен өйрәнә, инструкторлар һәм укытучылар белән бергә бәйгеләрдә катнаша.

Конкурста катнашучылар ПДД кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәтү белән бергә, автомобиль йөртүдә ярыша, махсус мәйданчыкта төрле биремнәрне үти.

Узган ел өчен реванш алды

Чарада берничә кеше – Чистай, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Әлки һәм Спас районнарында уздырылган муниципаль бәйгедә җиңүчеләр катнашты.

Якташыбыз, инвалид буларак, үзенең автомат коробкалы «Лада – Гранта» машинасында чыгыш ясады. Калганнар исә Чистайдагы җирле «Радар» яшүсмерләр автомобиль мәктәбенең механик коробкалы «Лада»сына утырып ярышты. Конкурсны оештыручылар арасында әлеге мәктәп директоры Илдар Хәмитов һәм аның ярдәмчеләре дә бар иде.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урынга хаклы рәвештә Рәшит Зыятдинов лаек булды. Ул бәйгенең теоретик өлешен бик яхшы билгеләренә тапшырды, машина белән дә оста идарә итеп, барысын да таң калдырды. Шулай итеп, якташыбыз узган ел өчен реванш алды (хөкемдарлар аның балларын киметеп күрсәткән).

Җиңүче буларак, хәзер инде ул «Автобабай – 2022» ярышының Казанда 6 октябрьдә узачак финал өлешенә әзерләнә. Икенче урынга Чистай вәкиле чыккан, өченчедә – Яңа Чишмәдән килгән йөртүче. Алар да Казандагы ярышларда катнашу хокукына ия булган. Калган конкурсантларга диплом һәм бүләкләр тапшырылган.

– Ярыштан күп тәэсирләр белән кайттым, – ди Рәшит Зәйнетдин улы. – Яңа танышларым барлыкка килде. Үземне сынап карадым. Тырышсаң – була икән. Казанда да җиңәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев