Спас районы мөселманнары мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җыюда катнаша
Җыелган акчалар кирәк-яраклар һәм хәләл ризыклар сатып алуга тотылачак.
Татарстанда мобилизацияләнгән солдатлар өчен Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән ярдәм җыю дәвам итә.
Җыелган акчалар хәрбиләр өчен кирәк-яраклар һәм хәләл азык-төлек сатып алуга тотылачак.
Акчалата ярдәм җыю белән “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Билгеле булганча, бүгенге көнгә фондка 2,6 миллион сум акча кергән. Җыелган акчаларга, беренче чиратта, Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен хәләр ризыклар сатып алып җибәрү күздә тотыла. Калган акчаларга исә башка кирәк-яраклар – термокием, җылы оек-бияләйләр, перчаткалар, аптечкалар сатып алырга җыеналар.
Спас районы халкы да изге эштән читтә калмый. Болгар һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр сүзләре буенча, бүгенге көнгә район мөселманнары ярдәм фондына 120 мең сумнан артык акча җыеп җибәргәннәр.
“ Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җыю әле башланып кына китте. Һәр кеше бераз гына акча яки кирәкле әйберләр, азык-төлек җыеп җибәрә алса, бәяләп бетергесез ярдәм булыр иде. Барыбыз да уртак изге эшне башкарабыз бит”, - дип ассызыклады Фәрһад хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев