Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас Өлкәннәр йортында спорт сәгате үткәрделәр

Чараны Пекиндагы Олимпия уеннарына багышладылар.

Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына багышланган спорт чарасы узды.
Спорт сәгате дәвамында интернатта яшәүчеләргә Олимпия уеннары һәм быелгы Олимпиада ярышлары турында кызыклы фактлар сөйләделәр.
Кызыклы әңгәмәдән соң барысы да зарядкага чыктылар, ә теләүчеләр Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә алдылар.
Спас ДИПИ шәфкать туташы Наталья Кириллова сүзләренә караганда, даими физзарядка организмның хәле һәм гомуми тонусында уңай чагыла. Ә аеруча өлкән буын кешеләре арасында популяр Скандинавия йөреше аларга озак елларга активлыкны саклап калырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев