Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас картлар йортында Халыкара сукырлар көненә багышланган чара булды

Интернат-йортта да сукырлар һәм начар күрүчеләр булуы билгеләп үтелде.

Спас картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Волостнова Л.И. тарафыннан Халыкара сукырлар көненә багышланган "Мир чужими глазами" темасына әңгәмә уздырылды.

Әңгәмә барышында Любовь Ивановна социаль хезмәт алучыларга әлеге көннең тарихы, мәгънәсе, сукырлар жәмгыятьләре төзелү турында сөйләде, чөнки һәрберебез кебек үк сукыр кешеләр дә яшәргә, яратырга, теләгән эше белән шөгыльләнергә, җәмгыятькә файда китерергә телиләр.  
Безнең интернат-йортыбызда да сукырлар һәм начар күрүчеләр булуы билгеләп үтелде. Аларга уңайлырак булсын өчен, Браль шрифты белән язылган табличкалар, тактиль кул таяклары, тавышлы  термометр һәм тонометрлар бар. Өлкәннәр бик теләп үз фикерләрен белдерделәр,  ә Якимов Владимир Александрович катаракта нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалтуын, картлар йортына эләккәч, андагы хезмәткәрләр ярдәме белән Республика клиник офтальмологик больницада ясалган уңышлы операциядән соң күрә башлавы турында күз яшьләре аша сөйләде. "Күрү - бик зур бәхет!" - диде ул.
Чара азагында барлык катнашучылар күзләргә гимнастика ясадылар,  чөнки ул һәр яшьтә дә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев