Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас картлар һәм инвалидлар йортында кунаклар булып китте

Кунаклар яктырткыч һәм картина бүләк иттеләр.

Спас районы картлар һәм инвалидлар йортында күптән түгел кадерле кунаклар булып китте.

Инвалидлар декадасы уңаеннан учреждениедә яшәүчеләр янына Приволжски авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе килде.

Күп бала әнисе Фаина Абдуллина барысы өчен дә мастер-класс үткәреп, изолоннан чәчәкләр ясау серләре белән уртаклашты, материалдан чәчәк формасында бик матур яктырткыч ясап күрсәтте. Кызы Гүзәл исә йортта яшәүчеләргә картина һәм тәм-томнар бүләк итте, ә оныгы барысына да үзе ясаган открыткалар таратты.

“Битараф булмаган кешеләр күрсәткән игътибар зур әһәмияткә ия. Аеруча моңа сәламәтлеге чикле кешеләр сөенә” – дип билгеләп үтә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар йорты белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев