Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас кадетлары район судында булдылар

Экскурсия «Гадел хөкем: Адан Яга кадәр» проекты кысаларында узды.

Кичә Болгар кадет мәктәбенең өлкән класс укучылары Спас район судында экскурсиядә булдылар. Татарстан уку йортлары һәм судларының үзара хезмәттәшлеге «Гадел хөкем: Адан Яга кадәр» проекты кысаларында башкарыла.

Кадетлар Спас районы җәмәгать судьясы Юрий Баранов белән очраштылар.

Булачак Ватан сакчылары өчен профориентация буенча дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучыларга законнарны белмәүнең хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат ителмәвен аңлаттылар.

Юрий Владимирович кадетларга үз һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләде. Практикадан кызыклы мисаллар китерде һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Дәрестән соң кадетларга суд бинасын, суд тарихы музеен, суд утырышлары залын карарга мөмкинлек бирделәр.

«Безгә суд утырышы вакытында судья, прокурор, зыян күрүчеләр, шаһитлар һәм хөкем ителүченең кайда булуын күрсәттеләр. Аннан соң, заманча технологияләрне кулланып, суд утырышын дистанцион рәвештә ничек үткәрергә мөмкин булуын аңлаттылар. Экскурсия барысына да ошады, ә истәлеккә фоторәсемнәр калды», – диләр кадетлар.

ФОТО

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев