Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәрдә референдум үтәчәк

Узган атнада үткән чираттагы шәһәр муниципаль берәмлек Советы утырышында Болгарда халык арасында үзара салым буенча референдум үткәрү мәсьәләсе тикшерелде. Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге утырышка шулай ук коллектив җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, сәяси партия вәкилләре чакырылды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина авыл җирлекләрендә үзара салым исәбенә күпме акча җыелуы, шуңа бәйле республика...

Узган атнада үткән чираттагы шәһәр муниципаль берәмлек Советы утырышында Болгарда халык арасында үзара салым буенча референдум үткәрү мәсьәләсе тикшерелде.
Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге утырышка шулай ук коллектив җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, сәяси партия вәкилләре чакырылды.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина авыл җирлекләрендә үзара салым исәбенә күпме акча җыелуы, шуңа бәйле республика бюджетыннан күпме акча бирелүе һәм аларның нинди максатка тотылуы турында хәбәр итте. Актив фикер алышудан соң, күпчелек тавыш белән Болгарда үзара салым буенча референдумны 2015 елның 15 гыйнварында үткәрергә дигән карар кабул ителде.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында
Бүген Халыкара инвалидлар көне бигеләп үтелә.
Ул инвалидларга, аларга җәмгыятьтә тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирмәгән физик, социаль-икътисадый проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен 1992 елда игълан ителде.
Традиция буенча, инвалидлар ункөнлеге дә шул ук көнне башланып китә. Аның барышында үткәрелгән чараларны бер максат - сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү, аларга игътибарны арттыру берләштерә.
Декада барышында бездә инвалидлар һәм өлкәннәр йортында яшәүчеләр белән очрашу, инвалид балалар өчен бәйрәм, район активы һәм җитәкчеләре катнашуында "түгәрәк өстәл" утырышын, башка чаралар үткәрү күздә тотылган. Бу чараларда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә турыдан-туры бәйле мәсьәләләр тикшереләчәк.
(Теманың дәвамын газетабызның 2нче битендә укый аласыз).
Яхшы нәтиҗә күрсәтттеләр
Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында икенче республика спартакиадасында безнең район вәкилләре ике - беренче һәм бер икенче урын алдылар.
Йөзү һәм җиңел атлетика (йөгерү) буенча беренче урыннарны Рәшит Зыятдинов белән Арина Карпушина алды. Бочча (төгәллек буенча ярыш) уенында Алина Пронягина икенче булды. Эдуард Хәмидуллин исә теннис ярышында яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Республика инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте оештырган ярышлар "КАИ-Олимп" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтте. Казанга сәяхәтне яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.
Көз белән хушлашу
Тармак технологияләре техникумында узган атна ахырында көзге бал үткәрелде.
Артем Бобылев, Николай Владимиров, Галина Игнатьева, Айсылу Закирова, Әлфинә Низамова, Анастасия Плотникова һәм башкалар катнашында концерт куйдылар. Программага кертелгән җыр-биюләр, төрле күренешләр, уеннар, конкурслар барысының да күңеленә хуш килде. Ә Валентина Филиппова "көз патшабикәсе" итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев