Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Шатлык бүләк иттеләр

Язның изге эшләр атнасы барышында өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәһәрдән күп кунаклар булып китте.

Биредә яшәүчеләр янына "Ветераннар безнең янәшәдә" акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре һәм китап укучылар килгән иде. Алар өлкәннәргә игелек турында шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар, "Чуар тавык" әкиятен заманча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук шәһәрнең 2нче мәктәп укучылары концерт программасы белән килде. Шигырьләр укыдылар, рус һәм татар телләрендә җырлар, күңелле биюләр башкардылар, сәхнә күренешләре күрсәттеләр. Камилә Вафинаның җырлары аеруча өлкәннәр күңеленә хуш килде. Педагоглар Маргарита Пензина һәм Любовь Герасимова әзерләгән бу концертны Дарина Журавлёва алып барды. Яшь башкаручыларның һәр чыгышын тамашачылар күтәренке рух белән карап утырдылар, алкышларга күмделәр. Соңыннан балаларга татлы призлар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев