Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сез көндәлек матбугатка языласызмы?

Көндәлек матбугатка язылу буенча чираттагы кампания тәмамланды. Без укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, аларның кайсы газета һәм җурналларга өстенлек бирүен ачыкларга тырыштык.

Анна Ромашкина,
элемтә бүлеге җитәкчесе (Антоновка авылы):
- Бездә "Новая жизнь", "Республика Татарстан", "Казанские ведомости" газеталарына теләп язылалар. Үзем дә күп еллардан бирле шушы басмаларны яратып укыйм. Район газетасыннан якташларымның ничек яшәвен, ни белән шөгыльләнүләрен, борчыган проблемаларын күзәтеп барам. Республика матбугаты зуррак масштабтагы вакыйгалар белән таныштырып килә. Антоновка авылы кешеләре әле тагын "1000 советов", "Сваты на пенсии", "Зимняя вишня" кебек журналларны да ел саен яздырып укыйлар. Әлеге журналларда кызыклы рецептларны бирәләр, тормыштагы гыйбрәтле хәлләр, кеше язмышлары турында язалар. Язылу кампаниясе тәмамланды, инде чираттагысы башланырга тора. Матбугатка язылу нәтиҗәләре беренче чиратта почта хезмәткәрләренә дә бәйле. Шөкер, әлегә язылу буенча җиткерелгән планны үтәп барабыз. Дөрес, соңгы елларда бәяләр сизелерлек арту сәбәпле, күпләр бер яки ике басма белән генә чикләнергә мәҗбүр. Ә бит элегрәк гаиләләрдә бик күп газета-журналларга теләп язылдылар...
Зөлфия Холмирзоева,
китапханәче (Полянка авылы):
- Минем эшем китаплар белән генә түгел, көндәлек басмалар белән дә бәйле. Китапханәгә газета һәм журналларның кайтарылуын түземсезлек белән көтеп алам. Республика нәшер ителә торган басмаларны, шулай ук "Жизнь", "Аргументы и факты" кебек популяр газеталарны укып барабыз. Элегрәк "Собеседник" газетасын бөтен гаиләбез белән бергәләп укыдык. Кызганыч, хәзер бөтен кешенең дә яраткан газета-журналларга язылу мөмкинлеге юк. Шуның өчен китапханәгә дә килеп укыйлар. Безнең китапханәдән халык беркайчан өзелеп тормый. Антонина Архипова, Наталья Майорова, Татьяна Авдеева һәм башкалар иң актив укучылардан санала.
Гөлнур Миннәхмәтова,
санаторий мәктәп-интернатның татар теле укытучысы:
- Күп еллардан бирле газеталарга һәм методик журналларга язылам. Газета - төгәл мәгълүмат чыганагы, укучыларны бик күп яңалыклар белән таныштырып бара. Район газетасы битләрендә, мәсәлән, таныш кешеләрне очратасың, укучылар һәм укытучыларның ирешкән уңышлары белән танышасың, янәшәбездә никадәр кызыклы кешеләр яшәвен беләсең. Республика матбугатына килгәндә, мин гадәттә "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан" газеталарын алдырам. Бу басмаларда кирәкле һәм файдалы мәгълүматны җитәрлек итеп биреп баралар. Хәзер телевизордан да күп мәгълүмат алырга була. Әмма газетаны кулга тотып укуга ни җитә инде. Республика, ил вакыйгалары, кызыклы язмалар, гыйбрәтле хәлләр, киңәш-табыш - боларның барысы да газета битләрендә чагылыш таба. Газеталарның барысын да яратып укыйм.
Алия Н. (Болгар шәһәре):
- Элегрәк әти-әнинең бик күп газета-журнал яздырып укыганын әйбәт хәтерлим. Мин дә, алар кебек үк, беренче чиратта үзебезнең "Новая жизнь" газетасына, яраткан берничә журналга язылам. Яңалыклар, төрле рецептлар белән кызыксынам, сирәк очрый торган хәлләр турында укырга яратам. Кыскасы, көндәлек басмаларны яратып укыйм.
Лилия Репьева,
район мәдәният бүлегенең баш белгече:
- Гаиләбезгә ел саен берничә газета һәм журнал яздырып укыйбыз. Район газетасына да язылмый калганыбыз юк. Ни дисәң дә райондагы бөтен хәлләрне бары тик "Новая жизнь" гына яктыртып бара, укучыларны яңалыклар белән таныштырып килә.
Безнең өйгә шулай ук "Веста", "1000 советов", "Сваты", "Предупреждение +" газеталары, балалар журналлары килә. Алар барысы да җиңел укыла, төрле киңәшләр һәм рецептлар, яңалыкларны даими биреп баралар. Һәр басмада тормыш сулышы чагыла. Шуңа күрә аларны яратып укыйлар. Интернет чыганакларның мөмкинлеге зур булса да, тормышны газета яки журналдан башка күз алдына китерүе кыен.
Анастасия Афиногенова,
пенсионер (Болгар шәһәре):
- Бәяләр гел артып торганга күрә, күп газеталарга языла алмыйм. Үзебезнең "район" газетасын бик теләп алдырам. Минемчә, кызыклы һәм мавыктыргыч газета. Яңалыклар, телевизион атналык программа, хезмәт алдынгылары турында язмалар, күңелсез хәлләр, котлаулар, кайгынамәләр - болар барысы да бар. Газетада шәһәр һәм район тормышын да даими яктыртып баралар. "Событие недели" кушымтасын укып республикадагы хәлләр белән танышабыз.
Газетага язылучылар арасында уйнатылган призга лаек булуым турында да әйтәсе килә. Киләчәктә дә "Новая жизнь"га беренчеләрдән булып язылачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев