Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәшит Зыятдинов - Әлмәттән Брестка кадәр

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге педагогы Рәшит Зыятдинов Россиянең чик буе гаскәрләренә 100 ел тулуга багышлап уздырылган “Әлмәт –Брест” автоузышында катнашты.

Юлда барганда чик буе гаскәрләре ветераннарына шулай ук Чабаксар, Түбән Новгород, Екатеринбургта яшәүче энтузиастлар да кушылган. Мәскәүдә исә аларны Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Юрий Бабанский белән Татарстанның ветеран-чик сакчылары берлеге рәисе Рафаэль Заһидуллин каршылаган.
Автоузышта катнашучылар Брест шәһәренә өч җиңел автомобиль һәм бер микроавтобус белән өч мең километр араны узып килеп җиткән. 22 июньдә алар “Хәтер шәме” Бөтенроссия мемориаль акциясендә катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев