Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә май яллары ун көнгә кадәр озайтылырга мөмкин

Инициативаны Дәүләт Думасы депутаты Владислав Даванков тәкъдим итте.

Россиядә май бәйрәмнәренең дәвамлылыгын Яңа ел каникуллары кебек итәргә тәкъдим ителде. Инициатива РФ Дәүләт Думасында «Новые люди» партиясеннән депутат Владислав Даванковтан чыга, дип хәбәр итә "Известия"гә сылтама белән Татар-информ агентлыгы.

Парламентарий фикеренчә, ял көннәренең санын арттыру барлык бакча эшләрен вакытында башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Ә бу, үз чиратында, кешеләрне үзләре үстергән табигать җимешләре белән тәэмин итәчәк. Моннан тыш, озын яллар гаилә белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә. Болар барысы да халыкка уңай тәэсир итәчәк, дип саный депутат.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә май бәйрәмнәренә ял көннәре 1-3 май һәм 7-10 май чорларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев