Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә быелгы җәйнең нинди булачагы билгеле

Илнең барлык территориясендә дә температура нормадан югары булачак, диде Роман Вильфанд.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета» белән әңгәмәсендә җәй көне Россиянең бөтен территориясендә дә температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлый. Бу хакта «РИА Новости» яза. 

Метеоролог сүзләренчә, мондый фараз беренче чиратта илнең Европа өлешендә яшәүчеләр өчен аеруча мөһим.

«Җәй, гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендәге уртача киңлекләрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә җылы булырга тиеш», — дип белдерде Вильфанд.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, шулай да хәзер озак вакытка төгәл фаразлар ясап булмый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев