Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Разыя апага саулык теләделәр

Әҗмәрдә яшәүче тыл хезмәтчәне Разыя Мөстәкыймовага туксан яшь тулды.

Аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Рәис Вәлитов, социаль яклау бүлеге вәкилләре, туганнары кайнар котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар.
Разыя Кадыйр кызы озак еллар буе совхозда бозаулар караган. Үз эшен яратып, зур җаваплылык тоеп башкарган. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Тормышта авырлыклар күп очраса да, Разыя апа беркайчан сынатмаган, намусы кушканча яшәгән һәм эшләгән, үзенең фидакарь хезмәте белән башкаларга үрнәк булып торган.
Юбилярга туган көнендә йөрәк түреннән чыккан изге теләкләрне җиткерделәр, җан тынычлыгы, исән-имин яшәп, тагын да зуррак юбилейларны каршыларга насыйп булсын, дигән теләкләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев